news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда урман янгыны турында хәбәр итү өчен махсус телефон эшли

Урманда янгын чыкканын белгән һәркемне түләүсез 8-800-100-94-00 номерына шалтыратырга сорыйлар.

Татарстанда урман янгыны турында хәбәр итү өчен махсус телефон эшли
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 13 май, "Татар-информ"). Татарстанда яшәүче кешеләр урманда янгын чыгу турында урман сагы номерына хәбәр итә ала. Шалтырату түләүсез. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Татарстанда "Урман янгыннары үзәге" ДБУ диспетчерлык идарәсенең төбәк пункты эшен дәвам итә. Республикада яшәүче һәркем тәүлекнең теләсә кайсы вакытында урман законнары бозылу яки урманда янгын чыгу факты турында түбәндәге телефоннарга шалтыратып хәбәр итә ала: 8-800-100-94-00 һәм 8 (843) 221-37-95", диелә бу хәбәрдә.

2019 ел башыннан бирле Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгына диспетчерлык идарәсенең төбәк пункты аша 252 мөрәҗәгать килгән. Шул исәптән 190 мөрәҗәгать бердәм федераль номеры буенча алынган.

news_right_1
news_right_2
news_bot