Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда урман янгыннарына бәйле вазгыятьне контрольдә тоту көчәйтелгән
Янгын куркынычы сезоны башланганнан бирле Татарстан Республикасы урманнарында гомуми озынлыгы 218,6 мең чакрым тәшкил иткән урман фонды җирләрендә 12,8 мең патрульлек итү оештырылган. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урман фондын саклау һәм яклау секторы мөдире Әнәс Сөнгатуллин шулай дип белдерде.
«Җир өстендә патрульлек итү расланган 239 маршрут буенча башкарыла, аларның гомуми озынлыгы 14 мең чакрымнан артып китә, - дип хәбәр итте Әнәс Сөнгатуллин. - Кагыйдә буларак, патруль төркеме составында 2 кеше була, бу исә контрольнең нәтиҗәлелеген тәэмин итә».
«Патрульлек итү урман инспекторлары һәм урман- янгын хезмәткәрләре көче белән башкарыла, – дип өстәде Әнәс Сөнгатуллин. – Бу эш космик һәм авиация мониторингын тулыландыра, урманнарда янгын куркынычына бәйле вазгыятьне күп дәрәҗәле контрольдә тотуны тәэмин итә».
Искәртеп үтәбез, Татарстан Республикасы урманнарында янгын куркынычы сезоны 2026 елның 15 апрелендә башланды. Урман фонды җирләрендә урман янгыннары мәйданының кимүе «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектының максатчан күрсәткечләренең берсе булып тора, ул «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектына керә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз