news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда урман янгыннарын сүндерә торган ике яңа станция пәйда булачак

«Экология» илкүләм проекты буенча 2020 елда республика урман янгыннарын сүндерү өчен яңа техникалар сатып алачак.

Татарстанда урман янгыннарын сүндерә торган ике яңа станция пәйда булачак

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ»). Быел Татарстанда «Урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында ике яңа урман янгынын сүндерү станциясе барлыкка киләчәк. Ул «Экология» илкүләм проекты ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Яңа станцияләр Түбән Кама һәм Нурлат урман хуҗалыклары базасында оештырыла.

Шулай ук 2020 елда урман янгыннарын сүндерү өчен 12 берәмлек техника һәм җиһазлар сатып алыначак. Болар — тугыз янгын сүндерү автоцистернасы, кече урман-патруль комплексы һәм янгынга каршы югары басымлы җайланма.

Бүген урманнарда янгын куркынычсызлыгын урман хуҗалыклары карамагында эшләүче II типтагы 18 урман янгынын сүндерү станциясе һәм Татарстанның «Урман янгынын сүндерү үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе карамагында эшли торган III типтагы 5 урман янгынын сүндерү станциясе тәэмин итә.

Мәгълүм булганча, Татарстанда урманнар биләгән территорияләрнең гомуми мәйданы 1 миллион 271 мең гектарны тәшкил итә, урманлык — 17,5 процент.

Татарстанда 2011 елдан бирле урман янгыннары теркәлгәне юк.

Республикада 10 апрельдән 17 майга кадәр янгынга каршы махсус режим кертелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100