news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда урман янгыннары куркынычы зур булу сәбәпле, кисәтү игълан ителде

Татарстанда урман янгыннарының югары һәм гадәттән тыш куркынычы аркасында шторм кисәтүе игълан ителде. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә «Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге» федераль дәүләт бюджет учреждениесенә сылтама белән шул хакта хәбәр итте.

Аларның мәгълүматлары буенча, 15-20 сентябрьдә Татарстан территориясендә урманнарда югары һәм гадәттән тыш янгын куркынычы саклана.

Һава торышы фаразларын исәпкә алып, Татарстанда табигый янгыннар барлыкка килү ихтималы арта, шулай ук ут торак пункт, торак йорт, хуҗалык, дача корылмасы һәм икътисад объектларына таралу ихтималы арта, дип хәбәр итә ведомство.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100