Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда урман янгыннары куркынычы югары булу сәбәпле, шторм кисәтүе игълан ителде
Гидрометеорология үзәге Татарстанда урман янгыннары куркынычы югары булу сәбәпле шторм кисәтүе игълан итте.
«16 -21 июльдә Татарстан Республикасы территориясендә урман янгыннары куркынычы югары була (4 класс)», – диелә хәбәрдә.
Күрсәтелгән вакытта ылыслы яшь урманнарда, зарарланган урман участокларында, торф сазлыкларында, шулай ук корыган үлән урыннарда һәм агач кәүсәләре астында учак ягу һәм ачык ут куллану катгый тыела.
Янып торган шырпылар, тәмәкеләр һәм тарту трубкаларындагы кайнар көлне ташлау, ау вакытында янучан яки пыскучан материаллардан пыжлар куллану, шулай ук янучан матдәләр белән майлаган яки сеңдерелгән материалларны моның өчен каралмаган урыннарда калдыру тыелган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз