Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда урман янгыннары куркынычы саклана
Татарстан халкыннан урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүне сорыйлар.
(Казан, 8 июль, «Татар-информ»). 8-15 июльдә Татарстанда урыны белән урман янгыннары килеп чыгуның югары куркынычы саклана. Бу хакта республика Гидрометеорология үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
IV класслы янгын куркынычы булу сәбәпле республика синоптиклары кабаттан шторм кисәтүе игълан итте.
Аномаль эсселек килү сәбәпле, Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы Татарстан халкыннан урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүне сорый.
Урман массивларында яки шуңа якын урыннарда янып китүнең шаһиты булган кешеләргә 8 (800) 100-94-00 һәм 8 (843) 221-37-95 телефоннарына шалтыратып хәбәр итәргә кушалар.
Алдарак «Татар-информ» республикада янгын куркынычы саклану аркасында урманнарны һавадан күзәтүгә керешүләрен язган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз