news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда урман янгыннары куркынычы сәбәпле, шторм кисәтүе озайтылды

Республикада урман янгыннарының югары куркынычы саклана.

(Казан, 5 июль, «Татар-информ»). Элегрәк Татарстан территориясендә кертелгән шторм кисәтүе 12 июльгә кадәр озайтылды.

Әлеге чаралар урман янгыннарының IV һәм V класслы югары һәм гадәттән тыш югары куркынычы саклану аркасында кертелде, дип хәбәр итте республиканың Гидрометеорология үзәге.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100