news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда урман янгыннары чыгу куркынычы югары булу турында кисәтәләр

Урманнарда янгын куркынычы 7 майдан 13 майга кадәр югары булыр дип фаразлана.

Татарстанда урман янгыннары чыгу куркынычы югары булу турында кисәтәләр
Салават Камалетдинов

(Казан, 6 май, «Татар-информ», Полина Шевчук). Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстанда урман янгыннары чыгу куркынычы зур булуы турында кисәтә. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

«Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУ мәгълүматы буенча, 7-13 майда республиканың көнчыгыш районнарында урманнарда янгын чыгу куркынычы югары булуы көтелә.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында янгын торак пунктка якынлашканда, халыкны эвакуацияләргә, беренче чиратта картларны, хатын-кызларны һәм балаларны чыгарырга кирәклеген искәртәләр.

Янгынга перпендикуляр юнәлештә, елгалар һәм сулыклар буйлап барырга кирәк. Каты төтенләгәндә авызны һәм борынны юеш тукыма белән капларга киңәш ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100