news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда урман утырту көне узачак

Татарстанлылар республикада кайда агач җитмәгәнлеге турындагы мәгълүматны Урман хуҗалыгы министрлыгының электрон почтасына җибәрә ала.

(Казан, 20 март, "Татар-информ", Айгөл Мотыйгуллина). Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы гадәткә кергән “Урман утырту көне" акциясен ачып җибәрә. Ул 29 апрельдә башлана. Бу хакта "Татар-информ"га Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

24 апрельгә кадәр Татарстан халкы республикада кайда  яшь нарат, чыршы, карагай һәм башка төр агачлар утырту кирәклеге турындагы мәгълүматны Natalya.Hayrutdinova@tatar.ru электрон почтасына язып җибәрә ала. Барлык гаризалар да җентекләп каралачак, кайберләре җирлекләрнең төп реестрларына кертеләчәк. Шул урыннарда истәлекле урман культураларын утырту оештырылачак та.

Ел саен оештырыла торган "Урман утырту көне" акциясенә караган җирләр исемлеге күптәннән яңартылмаган икән инде. Әлегә белгечләр яшь агачларны утырту өчен өч биләмә билгеләгән: "Иске-Казан" урманчылыгы, Биектау районы һәм Матюшино урманчылыгы. Аларның гомуми мәйданы – 20 гектар.

Узган ел "Урман утырту көне” кысаларында республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре урман ресурсларын өч миллион агачка ишәйткән. Монда 700 гектар территориядә утыртылган агач һәм куаклар керә. Белгечләргә ярдәмгә Татарстанның 30 меңнән артык кешесе чыккан. Алар арасында мәктәп укучылары, студентлар, хакимият органнары һәм коммерция структуралары вәкилләре дә бар.

Акциянең максаты булып, туган якның урман ресурсларын арттыру гына тормый. Шуның белән бергә гражданнарда урманга сакчыл караш тәрбияләү, аны саклау мәсьәләләренә җәмгыятьнең игътибарын җәлеп итү, халык яшәгән экологик вәзгыятьне һәм әйләнә-тирәне яхшырту да күз уңында тотыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot