news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда Урман утырту көне уза

Чарада 61 ведомство катнашырга тиеш

  (Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). 11 октябрьдә Татарстанда дүртенче тапкыр Урман утырту көне уза, дип хәбәр итә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.
Министрлык инициативасы һәм ТР Министрлар Кабинетының карары буенча табигатьне саклау акциясе 2010 елдна бирле үткәрелә.
Урман утырту көне рәсми төстә 10.00 сәгатькә планлаштырылган. ТР Президенты һәм ТР Хөкүмәте Аппаратлары Универсиада авылында агачлар утыртачак, ТР Дәүләт Советы деутатлары – Дәрвишләр бистәсе янындагы Каенлыкта. Чарада 61 ведомство катнашырга тиеш.

news_right_1
news_right_2
news_bot