news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда урман утырту көне үткәрелә

Министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре агач утыртачак

 (Казан, 8 октябрь, “Татар-информ”). 11 октябрь көнне Татарстан Республикасында урман утырту көне уздырыла. Бу чара ТР Урман хуҗалы министрлыгы инициативасы белән һәм Татарстан Министрлар Кабинеты йөкләмәсе буенча 2010 нчы елдан бирле үткәрелә.

Министрлыклар һәм ведомстволар хезмәткәрләренең җыелу һәм кайсы мәйданнарга агач утыртуы хакында мәгълүмат ТР Урман хуҗалыгы сайтында (http://minleshoz.tatarstan.ru) күрсәтелгән, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot