news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда "Урман утырту көне" табигатьне саклау акциясе була

Казан янында Биектау районы Щербаково бистәсе һәм"Зәңгәр күлләр" тыюлыгы янәшәсендә, Лаеш районында Вороновка бистәсе янында агач утыртып булачак.

(Казан, 25 апрель, "Татар-информ"). 5 майда Татарстанда традициягә кергән "Урман утырту көне" табигатьне саклау акциясе була. Бу турыда Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Акция традицион рәвештә Татарстан Республикасының барлык урманчылыкларында да узачак. Казан шәһәре янәшәсендә агач утырту өчен өч кишәрлек билгеләнде: Биектау районы Щербаково бистәсе һәм"Зәңгәр күлләр" тыюлыгы янәшәсендә, Лаеш  районында, Вороновка бистәсе янәшәсендә.

Чара иртәнге 9.00 сәгатьтә башлана. Шәһәр яны урманчылыгында чарада катнашучыларны җыю урыннары картада күрсәтелде.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, акциянең максаты республикадагы урман ресурсларын үрчетүдән генә түгел, ә гражданнарда урманнарга карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләүдән, җәмәгатьчелек игътибарын аны саклау, экологик торышны яхшырту проблемаларына җәлеп итүдән дә гыйбарәт.

Оештыруга кагылышлы барлык сораулар белән 8 (843) 221-37-34 телефон номерына шалтыратырга яисә A.Samigullina@tatar.ru һәм Andrey.Atamanov@tatar.ru электрон адресларына язарга мөмкин. 

news_right_1
news_right_2
news_bot