news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Урман утырту көне үтә

Көзге агач утырту 3 октябрьдә Казанның Кадыш бистәсе тирәсендә Шәһәр яны урманчылыгы территориясендә һәм Боровое Матюшино урман массивы янында уза

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасында Урман утырту көне 3 октябрь көнне узачак, дип хәбәр итә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан оештырылган көзге агач утырту ике участокта: Казанның Кадыш бистәсе тирәсендә Шәһәр яны урманчылыгы территориясендә һәм Боровое Матюшино урман массивы янында үтәчәк.

Министрлык дәүләт учреждениеләре, ведомстволары һәм уку йортларына акциягә теләктәшлек итүне сорап мөрәҗәгать иткән. Урман хуҗалыгы белгечләре агач утыртуда булышып, теләгән кешеләргә консультация бирәчәк.

Агач утырту эшләре 9.00да башлана.                          

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100