news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда "Урман утырту көне"ндә 2 миллион төп агач утыртылган

Традициягә әверелгән бу акциядә быел 30 мең кеше катнашкан, җәмгысе 2 миллион төп агач – чыршы, нарат, каен, юкәләр һәм төрле куаклар утыртылган.

(Казан, 1 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда табигатьне саклау максатыннан традициягә кергән һәм быел да барлык районнарда да үткәрелгән «Урман утырту көне» акциясе тәмамланды, дип хәбәр итәләр ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында.

Әлеге акция республикада урман байлыкларын арттыру гына түгел, шулай ук халыкта урманнарга сак мөнәсәбәт тәрбияләү, җәмәгатьчелекнең игътибарын урманнарны саклау мәсьәләсенә тарту, экологик хәлне уңай якка үзгәртү бурычын да куя. Акциядә 30 меңнән күбрәк кеше катнашкан. Җәмгысе 2 миллион төп агач, куак утыртылган, алар арасында – чыршы, нарат, каен, юкәләр һәм төрле куаклар.

Акция кысаларында истәлекле агачлар, аллеялар утырту чаралары да үтте. Яшь агачларны хакимият вәкилләре дә, бюджет һәм коммерция оешмаларында эшләүчеләр дә, студентлар һәм мәктәп укучылары да утыртты.

news_right_1
news_right_2
news_bot