news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда урман утырту көне 5 майга билгеләнгән

Матюшино урманчылыгы буенча 30 гектардан артык урман утырту ниятләнә.

Татарстанда урман утырту көне 5 майга билгеләнгән
Ильнар Тухбатов

(Казан, 12 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Урман утырту көне 5 майга билгеләнгән. Бу хакта бүген “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Матюшино урманчылыгы урманчысы Нурсил Гыйбадуллин хәбәр итте.

“Без питомникларда үстерелгән үсентеләрне гадәттә 15 апрельдә утырта башлый идек. Быел булырмы-юкмы, кар акрын китә. 5 майга урман утырту көне билгеләнде. Аңынчы ук урман утыртуларны башлыйбыз. Урманнардагы буш урыннарда, киселгән урыннарга, юл кырыйларында утыртачакбыз. Аннары калкулык урыннарда, ярларны саклап калу, ярлар юылмасын өчен, яр буйларына агачлар утыртачакбыз. Безгә зур гына территория бүлеп бирелә. Безнең урманчылык буенча гына да 30 гектардан артык урман утыртылачак”, - дип белдерде Нурсил Гыйбадуллин.

Белгеч күбрәк чыршы, нарат агачлары, алар арасына куаклыклар утыртылачагын әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100