Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда урман тирәсендә янгын чыгу очраклары иң күп теркәлгән районнарны атадылар
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Татарстанда ел башыннан 380 термик нокта һәм урман фонды белән чиктәш җирләрдә 308 янгын чыгу очрагы теркәлгән. Термик нокталар саны узган елның шул ук күрсәткече белән чагыштырганда өч тапкырга күбрәк, ә янгыннар саны – 3,5 тапкырга. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Хәзерге вакытта республикада урманнарда янгын чыгу куркынычының уртача өченче классы теркәлә. Гражданнарны сак булырга һәм янгын иминлеге кагыйдәләрен бозмаска чакырабыз», - дип билгеләп үтте ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урман фондын саклау һәм яклау секторы мөдире Әнәс Сөнгатуллин.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәтендә аңлатуларынча, бу атнада аномаль эссе булу сәбәпле, урман тирәсендә чыккан янгыннар саны артырга мөмкин. Мондый очракларның күбесе кешеләр гаебе белән килеп чыга.
Быел иң күп янгын чыгу очраклары Түбән Кама (82 очрак), Чистай (35 очрак), Мамадыш (24 очрак) һәм Яшел Үзән (19 очрак) районнарында теркәлгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз