news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда урман селекция-орлыкчылык үзәге барлыкка киләчәк

Урман селекция-орлыкчылык үзәге орлык, яхшыртылган үзлекле утырту материалының сыйфатын арттыру өчен булдырыла

(Казан, 29 июль, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Россия төбәкләре арасында гомер-гомергә урман хуҗалыгын алып бару үрнәге булды. Кичә Татарстанның Саба муниципаль районында урман селекция-орлыкчылык үзәге нигезенә беренче таш салу тантанасында Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Алексей Савинов әнә шулай дип белдерде.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Дәүләт Думасы депутаты – РФ Дәүләт Думасының Табигый ресурслар, табигатьтән файдалану һәм экология комитеты әгъзасы Фатих Сибагатуллин, ТР урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев, Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов һәм башкалар катнашты.
Урман селекция-орлыкчылык үзәге орлык, яхшыртылган үзлекле утырту материалының сыйфатын арттыру өчен булдырыла.
Алексей Савинов хәбәр иткәнчә, Россиядә барлыгы шундый биш үзәк төзү күздә тотыла, аларның беренчесе Татарстан территориясендә барлыкка киләчәк.
Үзәкне төзү өчен Саба районының Лесхоз бистәсендә 7 гектарлы мәйдан бүлеп бирелгән. Үзәктә елына 2 тонна нарат һәм чыршы орлыгы, 2,9 миллион – нарат, 972 мең чыршы үсентесе (елына барлыгы 3,8 миллион үсенте) җитештереләчәк.
Генераль план нигезендә утырту материалы өчен теплицалар, административ-хуҗалык биналары, складлар, чистарту корылмалары, резервуар һ.б. төзү күздә тотыла.
Үзәккә яхшыртылган үзлекле орлыклар китереләчәк, үсентеләрне Татарстанда куллану һәм башка төбәкләргә җибәрү күздә тотыла.
Алексей Савинов шулай ук урман селекция-орлыкчылык үзәгендә иң алдынгы технологияләр һәм җиһазлар кулланылачагы хакында хәбәр итте.
Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесенең сүзләренә караганда, җиһазлар сатуп алуга – 65 миллион, төзелеш, монтаж һәм башка эшләргә 120 миллион сумга якын акча бүлеп биреләчәк.
Проектның подрядчысы – “Рафф плюс” ҖЧҖ компаниясе.
“Үзәкне ел ахырына кадәр файдалануга тапшыру күздә тотыла”, - диде Алексей Савинов.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов беренче таш салу тантанасында ясаган чыгышында белдергәнчә, мондый дәрәҗәдәге үзәк булдыру урман хуҗалыгы тармагын модернизацияләргә, квалификацияле кадрлар әзерләргә мөмкинлек бирәчәк. Ул шулай ук кризис шартларында урман хуҗалыгы тармагын модернизацияләү һәм алга таба үстерүгә куйган гаять зур тырышлыгы, тармакның кадрлар потенциалын формалаштыруга игътибар күрсәткәне өчен Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесенә рәхмәт белдерде, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100