news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда урман-саклау полосаларын торгызу программасы булдырылачак

Саклагыч үсентеләрнең гомуми мәйданы 145 мең гектар, ягъни республика территориясенең ике процентыннан артык.

Татарстанда урман-саклау полосаларын торгызу программасы булдырылачак

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы һәм ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының уртак утырышында автомобиль юллары буендагы урман-саклау полосаларын торгызу һәм тәртипкә китерүгә юнәлдерелгән яңа программаны эшләргә тәкъдим итте.

«Республикада юл буенда ямьсез һәм республиканы бизәми торган урман-саклау полосалары күп. Юл төзүчеләр белән бергә программа эшләргә кирәк, урман утырту материалы бездә бар. Кызганыч, 2010 елда каен һәм чыршы аеруча зыян күрде. Урман-саклау полосаларын төзекләндерергә, чистартырга кирәк. Без программаны эшләячәкбез һәм аны гамәлгә ашырачакбыз», - диде Татарстан Президенты.

Татарстан урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров үз чыгышында бүгенге көндә Татарстанда саклагыч агачларның гомуми мәйданы 145 мең гектар, ягъни бу - республика территориясенең ике процентыннан артыгын тәшкил итүен әйтте. Республиканың гомуми «урман тыгызлыгы» 19,6 процент тәшкил итә. Бу чынлыкта урман белән капланган территорияләр, алар контроль һәм күзәтчелек таләп итә.

«Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасарына алга таба республика җитәкчелегенә тапшыру өчен элек булдырылган саклагыч үсентеләрне исәпкә алу буенча тәкъдимнәр һәм аларны саклауны һәм яңадан торгызуны гамәлгә ашыру механизмын эшләүне йөклим», — диде Кузюров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100