news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда урман кисү һәм агач эшкәртүне тикшерү эшләре көчәйтеләчәк

Рөхсәт ителмәгән килеш агач кисүеләрне штрафка тарталар, транспорт чараларын конфискацияләргә дә мөмкиннәр.

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасында агачны законсыз әзерләүне, транспортлауны һәм эшкәртүне кисәтү һәм булдырмауны контрольдә тоту көчәйтеләчәк. Чаралар 15 июньнән 15 июльгә кадәр «Лесовоз» оператив-профилактик чарасы кысаларында үткәреләчәк. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Ай дәвамында мобиль патруль төркемнәре агач ташу легальлеген тикшерәчәк. Рейдлар республиканың дәүләт урман инспекторлары һәм ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре катнашында узачак. Шулай ук ЮХИДИ юл-патруль хезмәте стационар постларында да уртак кизү торулар оештырылачак.

Исегезгә төшерәбез, агач материалын урман законнарында билгеләнгән тәртиптә рәсмиләштерелгән рөхсәт документларыннан башка кисү, транспорт белән күчерү тыела. Моның өчен агач материалын һәм (яки) административ хокук бозу коралы булып торучы транспорт чаралары конфискацияләнергә дә мөмкин. Вазыйфаи затларга 30 мең сумнан 50 мең сумга кадәр; юридик затларга 500 мең сумнан алып 700 мең сумга кадәр административ штраф салалар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100