news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда урман кисү белән бәйле хокук бозулар саны кимегән

Быел 83, былтыр 190 чамасы хокук бозу очрагы булган.

(Казан, 10 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда урман кисү белән бәйле хокук бозулар саны кимегән. “Зур закон бозулар күрмибез”, - диде ТР Министрлар Кабинетында брифингта урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров.

“Узган ел белән чагыштырганда, быел хокук бозу фактлары азрак. Урман кисү белән бәйле 83 очрак теркәлгән. 5 млн сумлык зыян китерелгән. Мәсәлән, 2-3 корыган нарат кисү очраклары бар, аларның тамыр системасы исән булгач, бу хокук бозу санала”, - диде министр.

Былтыр исә, 190 га якын хокук бозу очрагы булган. Китерелгән зыян 6 мнл сумнан артык дип исәпләнә. “Хезмәткәрләр бу мәсьәләне контрольдә тота”, - диде Кузюров.

Татарстанда урманнар территориянең 17,5 процентын били.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100