news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда урман каракларын ачыклый торган сервис кулланышка кертелгән

Сервис кичәге һәм бүгенге фотоларны чагыштырып, анализ ясарга мөмкинлек бирә.

Татарстанда урман каракларын ачыклый торган сервис кулланышка кертелгән
Михаил Захаров

(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда урман каракларын ачыклый торган сервис кулланышка кертелгән. Урманчы инспекторлар цифрлаштыру ярдәмендә урманнардагы үзгәрешләрне ачыклаучы системадан файдалана. 

Татарстан урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов Кукмарада журналистларга, сервис кичәге һәм бүгенге фотоларны чагыштырып, анализ ясарга мөмкинлек бирә, дип әйтте. Урман кисүләр ачыкланса, инспекторлар кисү законлымы-юкмы икәнен ачыклый. 

«Процесс автоматлаштырылган, ясалма интеллект системасы кертелгән, ул федераль урман фонды җирләрендәге үзгәрешләрне күрсәтә. "Урман үзгәрү сервисы"н файдаланып, урманчылар реаль вакыт режимында законсыз урман кисүләрне һәм карьерларны ачыклый», — дип сөйләде Илгизәр Зарипов.

Бу продуктны Урман хуҗалыгы министрлыгы Цифрлаштыру министрлыгы һәм Иннополис вәкилләре белән берлектә кулланышка керткән. 

Илгизәр Зарипов әйтүенчә, система корыган агачларны да, урман эчендәге законсыз корылмаларны да күрсәтә. «Законсыз карьерларны да ачыклап була. Бездә урманнар 100 процент дәрәҗәдә космик мониторинг белән колачланган. Бу сервис аша без урман янгыннары килеп чыгу нокталарында күрә алабыз, бу термик нокталар», — диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100