Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда урлашкан һәм участковыйны бәрдергән шоферны кулга алдылар
Ир-ат качарга омтылган, ләкин аны ЮХИДИ хезмәткәрләре тоткарлаган.
(Казан, 9 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда урлашкан һәм участковыйны бәрдергән шоферны кулга алдылар. Бу хакта Татарстан буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Кичә Биектау районы полициясенә трактордан әйбер урлау турында хәбәр итәләр.
Урынга килгән участок полициясе хезмәткәре «УАЗикка» утырып трактор яныннан китеп баручы ике ир-атны күреп ала. Полицейский аларны туктатырга тырыша, әмма шофер аны бәрдерә һәм ике метр чамасы сөйрәп алып бара.
Йөртүчене тиз арада ЮХИДИ хезмәткәрләре тоткарлый.
«Урлау» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Участоковыйны бәрдерү буенча материаллар республиканың Тикшерү комитетына юлланган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз