news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда урлап 4 миллион сумлык агач кискән урманчылар хөкем ителә

“Түбән Кама урманчылыгы”ның ике бригадиры элеккеге урманчы белән бергә законсыз рәвештә юкә кисү белән шөгыльләнгән.

(Казан, 10 август, «Татар-информ», Дмитрий Максимов). Татарстанда законсыз рәвештә 4 миллион сумлык агач кискән урманчыларны хөкем итәләр. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе вазифаларын башкаручы Екатерина Гудкова хәбәр итте.

2014 елның июненнән башлап 2015 елның мартына кадәр “Түбән Кама урманчылыгы”ның ике бригадиры элеккеге урманчы белән бергә законсыз рәвештә юкә кисү белән шөгыльләнгән. Бер ел дәвамында урманчылар 3,7 миллион сумлык агач кискән.

Шикләнелгән затлар үз гаепләрен танымаган. Тикшерү вакытында урманчыларга яшәгән урыннарыннан каядыр китү тыела. Урманчылар милкенә арест салынган.

news_right_1
news_right_2
news_bot