news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда Ураза бәйрәме уңаеннан күп функцияле үзәкнең эш графигы үзгәрәчәк

«Минем документлар» күп функцияле үзәкләрнең эш режимы Казанда һәм Татарстанның башка шәһәрләрендә Ураза бәйрәме уңаеннан үзгәрәчәк. 20 мартта офисларда кабул итү булмаячак, дип хәбәр итә МФЦ матбугат хезмәте.

Бәйрәм алды көнендә, 19 мартта, барлык үзәкләр эш вакытын бер сәгатькә кыскартачак. Казанда күпчелек бүлекчәләр 8:00 дән 17:00 гә кадәр, Гагарин һәм Зареченск офислары – 10:00 дән 19:00 гә кадәр, ә мигрантлар белән эшләү бүлеге – 8:00 дән 19:00 гә кадәр ачык булачак.

Яр Чаллыда Тукай һәм үзәк районнарда, шулай ук республиканың күпчелек территориаль бүлекләрендә кабул итү 8:00 дән 16:00 гә кадәр алып барылачак. Чаллы филиалы 11:00 дән 19:00 гә кадәр эшләячәк, Түбән Камада «Студенческий» бүлеге – 9:00 дән 19:00 гә кадәр, Лаеш районында – 8:00 дән 17:00 гә кадәр, Ютазы районында – 8:00 дән 14:00 гә кадәр.

20 мартта, Ураза бәйрәме көнендә, күп функцияле үзәкнең барлык офислары ябылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot