news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда урамга чыгу өчен цифрлы пропускларны интернет аша бирә башладылар

Махсус сайттагы шәхси кабинетта өйдән чыгу өчен рөхсәт алу мөмкинлеге барлыкка килде.

Татарстанда урамга чыгу өчен цифрлы пропускларны интернет аша бирә башладылар
www.instagram.com

(Казан, 7 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда гражданнарга үз-үзеңне изоляцияләү режимы гамәлдә булган чорда өйдән чыгу мөмкинлеге бирә торган цифрлы пропускларны интернет аша теркәү һәм бирү хезмәте эшли башлады. Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә шул хакта хәбәр итте.

Республикада яшәүчеләрнең covid19.tatarstan.ru сайтында шәхси кабинет ачу мөмкинлеге туды. «Теркәлү һәм гаризаны онлайн рәвешендә юлларга мөмкин, шулай ук анда максатлар буенча гаризаларның барлык тарихы да урын алган», — дип искәртте Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры.

Шул ук вакытта, элегрәк кәрәзле телефон аша теркәлгән кешеләр дә шәхси кабинет куллана ала. Алар теркәлү узганнан соң юлланган беренче SMS-хәбәрдә күрсәтелгән код аркылы керә. Биредә өйдән чыгу максатының кодлары хакында сүз бармый, дип искәртте Хәйруллин.

«Татар-информ» агентлыгы республикада цифрлы пропусклар алганда теркәлү процедурасының гадиләштерелүе хакында хәбәр иткән иде инде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100