news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда һава суларга урамга чыгарга рөхсәт иттеләр

Балалар һәм спорт мәйданчыкларына керү киңәш ителми.

Татарстанда һава суларга урамга чыгарга рөхсәт иттеләр

(Казан, 11 май, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Татарстанлыларга урамда ялгыз йөрергә рөхсәт ителде. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары, коронавирус таралуга каршы көрәш буенча республика штабы җитәкчесе Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.

«Һава сулап йөрергә рөхсәт. Әмма урамда кешеләр күпләп җыелырга тиеш түгел. Ялгыз гына да йөрергә мөмкин. Балалар һәм спорт мәйданчыкларына керү киңәш ителми», — дип аңлатты Фазлыева.

Ләйлә Фазлыева өйдән чыкканда медицина битлеген кияргә кирәклеген дә искәртте. «Урам буйлап барганда аны кимәскә дә мөмкин, әмма башка кешеләр белән аралашканда, һичшиксез, кию мәҗбүри», — диде спикер.

news_right_1
news_right_2
news_bot