Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда урамда тавыш бирү мәйданчыкларының эш режимын аңлаттылар
Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү өчен тавыш бирү Татарстанда 25 июньнән 1 июльгә кадәр узачак.
![Татарстанда урамда тавыш бирү мәйданчыкларының эш режимын аңлаттылар](https://tatar-inform.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2020/6/24/15b3bc5a84664a870cf1d746870394aa3237df7d05ae9bd6e0b90cb5b5f0.jpeg)
(Казан, 24 июнь, «Татар-информ»). Илнең төп законына төзәтмәләр кертү өчен тавыш бирү участоклары 25 июньнән 30 июньгә кадәр көн саен 8-20 сәгатьләрдә эшләячәк, әмма төрле мәйданчыклар өчен үз вакыты билгеләнәчәк. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев сөйләде.
«25-30 июньдә республика халкы йорт яны территорияләрендә, шулай ук тавыш бирү биналарында тавыш бирә алачак. Ачык һавадагы участоклар 8-13 сәгатьтә, ә ябык биналардагы 14-20 сәгатьтә эшләячәк», — диде ул.
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе әйтүенчә, ял көннәрендә — 27, 28 июньдә участоклар 8-14 сәгатьтә эшләячәк. «Тавыш бирү өчен участокларның эш графигы яшәү урыны буенча гражданнарга хәбәр ителәчәк һәм Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе сайтында урнаштырылачак», — дип өстәде Кондратьев.
Тавыш бирүнең төп көнендә, 1 июльдә, Татарстан халкы РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү өчен 8-20 сәгатьләрдә сайлау участокларында үз фикерләрен белдерә ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз