news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда унтугыз йорт тирәсен һәм юлны су баскан

Татарстанда унтугыз йорт тирәсен һәм юлны су баскан
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының  Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте

Татарстанда унтугыз йорт янын һәм бер юлны су баскан. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының  Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына шул турыда хәбәр иттеләр.

Сүз Арча районының Кәче авылы турында бара. Анда су 20 сантимерга күтәрелгән. Кәче авылына Наласа аша йөриләр. Авылда су белән тәэмин итү бозылмаган, фельдшер пункты эшли һәм кирәкле азык-төлек запасы булган кибет бар.

Яшел Үзән районының Татар Танае авылында Гөбенә елгасында су арту сәбәпле, Вахитов һәм Ленин урамнарындагы уналты йорт яны участогын өлешчә су баскан. Торак йортлар су басу зонасына эләкмәгән. Авылда язгы ташу белән бәйле хәлне көненә өч тапкыр күзәтеп һәм теркәп торалар.

Моннан тыш, Буа районының Ямбулат авылында өч йорт яны участогына су кергән. Урынга Буа янгын сүндерү һәм коткару гарнизонының оператив төркеме килгән. Монда да торак йортлар су басу зонасына эләкми.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100