Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда ун меңнән артык кеше «Батыр» үзәге аша контракт төзегән
Татарстанда «Батыр» үзәге ике ел эшләү дәверендә аның аша РФ Саклану министрлыгы белән 10 мең контракт төзелгән. Бу хакта үзәкнең җитәкчесе Владислав Кузнецов хәбәр итте.
«Безнең үзәктә бер көндә контракт төзергә була. Кеше иртән мөрәҗәгать итә, ә кичен инде килешү имзалый ала. Медицина тикшерүе өчен бер сәгать – сәгать ярым вакыт кирәк», - дип сөйләде ул.
Быел Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән 8 меңгә якын контракт төзелгән. Бу хакта Казанда контракт нигезендә хәрби хезмәткә сайлап алу пункты башлыгы, подполковник Андрей Козлов сөйләде.
«Шушы 8 мең кешенең яртысы хәрби хезмәткә «Батыр» үзәге аша килде», - дип билгеләде Андрей Козлов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз