Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда ун меңнән артык студент хезмәт отрядларында катнашкан
17 февраль Бөтенроссия студентлар хезмәт отрядлары көне буларак билгеләп үтелә.
(Казан, 15 гыйнвар, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). 2017 елда Татарстанда белем алучы 10363 студент студентлар хезмәт отрядларының төрле юнәлешләрендә хезмәт куйган. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин хәбәр итте. Матбугат конференциясе студент яшьләрнең III республикакүләм форумын уздыруга багышланды.
"Татарстанда студентлар хезмәт отрядларының яңа күтәрелеш чоры башланды. 2017 елда республиканың 10363 студенты әлеге хәрәкәттә катнашкан. Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Зәй, Бөгелмә, Чистай шәһәрләре студентлары әлеге юнәлештә аеруча да актив. Уку йортларына килгәндә исә, Казан федераль университеты, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты, Казан дәүләт медицина һәм Энергетика университетлары, КФУның Алабуга филиалы аерылып тора”, – диде Рөстәм Гарифуллин.
Билгеле булганча, Россия Президенты Владимир Путин фәрманы белән 2015 елдан бирле, 17 февраль – Бөтенроссия студентлар хезмәт отряды көне буларак билгеләп үтелә. Шуңа туры китереп, быел студент яшьләрнең III республикакүләм форумы узачак.
“Бәйрәмгә әзерләнү кысаларында, югары уку йортлары студентлары арасында профориентация эшләре алып барабыз һәм очрашулар уздырабыз. Аларга без уңышка ирешкән студент лидерларны, акча эшләү вариантларын, эшкә урнашу шартларын күрсәтәбез, хезмәт хаклары турында сөйлибез”, – диде министр урынбасары.
“Татар-информ” элегрәк хәбәр иткәнчә, форумның тантаналы өлеше 17 февраль көнне Универсиада авылында булачак. Монда “2017 елның иң яхшы студентлар отряды” бәйгесе җиңүчеләре дә игълан ителәчәк. Җиңүчеләр 16 номинациядә ачыкланачак һәм 25-130 мең сум күләмендәге акчалата бүләк алачак.
Студент яшьләрнең III республикакүләм форумында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның катнашуы да көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз