Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда ун кешегә атказанган төзүче исеме бирелде
Татарстанның ун кешесенә «Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе» исеме бирелде. Бу карарны республика Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады.
Аларга бу исем «республиканың төзелеш тармагын үстерүгә керткән өлеше һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен» бирелде.
Шулай итеп, «Домкор Индустрия» ҖЧҖнең генераль директоры Рөстәм Гайнуллов, «Автодор» төзелеш компаниясенең баш инженеры Эдуард Идрисов, «Казанский промстройпроект» институтының Проектның баш инженерлары (ГИП) бюросы проекты баш инженеры Татьяна Кукуева, «Камэнергостройпром» ҖЧҖнең стропальщигы Хәләф Латыйпов, «ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» ДКУның Кама аръягы территориаль бүлеге баш белгече Илдар Миңнеханов, «Камэнергостройпром» ҖЧҖнең эретеп ябыштыручысы Радик Морозов, «Камэнергостройпром» ҖЧҖнең тимер-бетон эшләнмәләрен ясаучы Зөлфәт Нәбиуллин, «Строй-Град» ҖЧҖ директоры урынбасары Валерия Татаркина, «Татнефть» ГАҖ төзелеш проектларын гамәлгә ашыру буенча идарәнең төзелеш оешмасы техник күзәтү бүлегенең әйдәп баручы инженеры Марат Фәрдетдинов, «Барсстрой элита» ҖЧҖ директоры Илһам Хөсәенов мактаулы исемгә лаек булды.
«Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе» мактаулы исеме төзелеш һәм төзелеш материаллары җитештерү өлкәсендә эшләүче һәм югары профессионал булган хезмәткәрләргә, алгарышлы проектлар һәм технологияләр эшләүдәге казанышлары өчен фәнни һәм педагогик хезмәткәрләргә бирелә.
Искәртик, узган атнада Миңнеханов республикада яшәүче 12 кешегә «Татарстанның атказанган физик культура хезмәткәре» исемен бирде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз