news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ун ел эчендә күп балалы гаиләләр саны 63 процентка арткан

Эльмира Зарипова фикеренчә, күп балалы гаиләләргә дәүләт ярдәме Татарстанда демографик хәлне яхшырткан.

Татарстанда ун ел эчендә күп балалы гаиләләр саны 63 процентка арткан
tatarstan.ru

(Казан, 15 февраль, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова республикада ун ел эчендә күп балалы гаиләләр саны 63 процентка артканын әйтте.

«Күп балалы гаиләләргә системалы рәвештә ярдәм итеп тору Татарстанда демографик хәлне яхшырту мөмкинлеге бирде. Ике балалы гаиләләр саны кимеми, ә өч һәм аннан күбрәк балалылар — арта бара. 2012 елда 24,8 мең күп балалы гаилә булса, хәзер аларның саны 40,5 меңгә җитте. Аз керемле күп балалы гаиләләргә бирелгән түләүләрнең дә бу күрсәткечтә роле бар», — диде  Эльмира Зарипова.

ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта министр 2020 елдан аз керемле күп балалы гаиләләргә ярдәм итү өчен республика бюджетыннан елына 500 млн сумга якын акча бүленүен әйтте. Бу сумма өч яшькә кадәр баласы булган күп балалы аз керемле гаиләләргә дару алырга елына ун мең сумлык сертификатка, бакча өчен түләгәнгә 100 процент компенсациягә, яңа туган балага 9 мең сумлык кирәк-яраклар комплектына,  биш һәм күбрәк бала үстерүчеләр өчен өстәмә пособиегә юнәлтелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100