Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда ун авыручының алтысы грипп йоктырган
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Татарстанда грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны алдагы атна дәрәҗәсендә һәм эпидемия күрсәткеченнән 20,9 процентка кимрәк. Бу хакта Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсендә (Роспотребнадзор) сөйләделәр.
«Грипп респиратор вируслар арасында алдынгы урынны саклый, иң активлары - B Һәм A(H1N1) грипплары. Ун авыручының алтысы грипп йоктырган. Грипп булмаган этиологияле вируслар арасында риновируслар, РС-вируслар өстенлек итә», - дип сөйләделәр ведомствода.
Белем бирү учреждениеләрендә фильтрларда 39 625 укучыны һәм якынча 2 мең укытучыны температура яки ОРВИ симптомнары белән дәресләргә кертмәделәр.
Авыру симптомнары булганда, башка кешеләргә инфекция йоктыру куркынычын киметү һәм катлауланулардан саклану өчен өйдә калыгыз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз