news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда умарталыклар саны арта

Узган ел 14 мең чамасы махсус хуҗалык эшләгән, бу сезонда аларның саны 60 ка артык

  (Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Татарстанда умарталыклар саны арта. Узган ел 14 мең чамасы махсус хуҗалык эшләгән, бу сезонда аларның саны 60 ка артык. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Умартачылык буенча идарәдә белдерделәр.
Бу сезонда бал кортлары күчеләр арткан. 2013 елда 239 мең чамасы булсалар, узган җәйдә аларның саны 245 меңгә җиткән.
Узган ел балның тулаем күләме 6,3 мең тонна булган, бу сезонда дәвалау продукты 6,4 мең тонна алынган.
Яңа умарталыкларга килгәндә, нигездә, аларны шәхси ярдәмче хуҗалыклар ияләре үрчетә.

news_right_1
news_right_2
news_bot