Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда умартачылыкны үстерү программасы әзерләнәчәк
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Татарстанда умартачылыкны үстерү буенча программа проекты әзерләнәчәк. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының умартачылык һәм аквакультура секторы мөдире Динард Гатауллин «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева.
«Программаның төп максаты – республика халкын сыйфатлы умартачылык продуктлары белән тәэмин итү», - диде ул.
Әлеге максатка ирешү өчен проектта хәл ителергә тиешле берничә бурыч билгеләнгән. Аерым алганда, корт гаиләләренең сакланышын һәм аларның санын арттырырга кирәк. Моннан тыш, товар балы һәм умартачылык продуктлары (бал икмәге, тома балавыз, балавыз һ.б.) җитештерү күләмен арттыру зарур.
Бал кортлары авырулары буенча профилактика һәм ветеринар-санитар чаралар үткәрү дә мөһим. Корт үрчетү белән шөгыльләнә торган хуҗалыкларны исәпкә алу һәм паспортлаштыруны җайга салу ниятләнә.
«Бурычлар арасында пестицид һәм агулы химикатлар куллану нәтиҗәсендә бал кортларының үлүенә юл куймау буенча профилактик чаралар, баллы культураларның мәйданнарын арттыру, күпьеллык баллы үсемлекләрдән торган саклагыч полосалар булдыру, урта рус токымнары, шулай ук «Татарский» төрендәге бал кортларының токым составын саклау һәм яхшырту эшләрен көчәйтүне атап үтәргә мөмкин», - дип искәртте спикер.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз