Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда умартачылар белемнәрен арттыра
Укулар бер атна дәвам итәчәк.
(Казан, 2 март, "Татар-информ"). Татарстанда умартачыларның квалификациясен күтәрү курслары уза. Укулар "Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” өстәмә һөнәри белем бирү оешмасы базасында оештырыла. Бу хакта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте җиткерде.
Курслар “Умартачылыкны үстерүнең нәтиҗәлелеген арттыру” программасы буенча үткәрелә. Уку барышында умартачылыкны дөрес оештыру, умарта күчләре биологиясе, умартачылыкны алып бару технологияләре, бал кортларын диагностикалау мәсьәләләре каралачак, диелә идарә тармагының хәбәрендә. Курсларга килүчеләр алдында Умартачылык идарәсе, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстанның Республика ветеринария лабораториясе, республиканың башка идарә тармагы һәм оешма белгечләре чыгыш ясый.
Укулар 7 мартка кадәр дәвам итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз