news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда улын кыйнаган ирне малайның әнисе һәм бабасы полициягә тапшырган

Ир-ат үз гаебен өлешчә генә таныган.

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Актаныш районында яшәүче 38 яшьлек ир-атка җинаять эше кузгатылды. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Тикшерүчеләр фаразлавынча, узган елда ир-ат 12 яшьлек малаен даими рәвештә кыйнаган. Малайның әнисе һәм бабасы полициягә мөрәҗәгать иткән. Өстәвенә, өлкән яшьтәге ир-ат малай тәнендәге кыйналган эзләрне телефон камерасына да төшереп алган.

Ир-ат үз гаебен өлешчә генә таныган. Шунысын да искәртик: элегрәк аңа карата малайның әнисен газаплау турында җинаять эше кузгатылган булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100