news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда улы батып үлгән хатын-кызга суд булачак

Тикшерү комитеты «саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.

(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). 27 июньдә Әлмәттә яшәүче 32 яшьлек хатын-кыз исерек килеш 7 яшьлек улы белән Березовка авылы янында җиһазланмаган комлыкка су коенырга барган. Бала йөзә белмәгән, әмма хатын-кыз аны озак вакытка үзен генә калдырган. Малай тирәнгәрәк кергән һәм батып үлгән.

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр иткәнчә Тикшерү комитеты «саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан. Хатын-кыз гаебен таныган. Җинаять эшен Әлмәт шәһәре судына җибәргәннәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100