news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда үлүчеләр саны кимегән

2022 елның дүрт аенда Татарстанда үлүчеләр саны 16 444 кеше тәшкил иткән. 2021 елның гыйнвар-апрель айлары белән чагыштырганда бу күрсәткеч 2,8 процентка кимегән.

Федераль дәүләт статистикасы материалларыннан күренгәнчә, узган елның шул ук чорында Татарстан Республикасында 16 925 кеше үлеме теркәлгән.

2022 елның апрелендә республикада 3 427 кеше үлгән. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 11,9 процентка кимрәк.

Элек быел гыйнвар-апрель айларында Татарстанда туучылар саны шулай ук кимегәнлеге хәбәр ителгән иде. Әлеге күрсәткеч 8,5 процентка ким.

news_right_1
news_right_2
news_bot