Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда укытучыларга 102,7 мең сумга кадәр хезмәт хакы тәкъдим итәләр
Татарстанда укытучыларга тәкъдим ителгән медиана хезмәт хакы 51,7 мең сум тәшкил итә. Тәкъдим ителгән хезмәт хакының максималь күләме 102,7 мең сумга җитә. Бу хакта hh.ru матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр, дип яза «Коммерсантъ».
2026 ел башыннан Татарстан эш бирүчеләре педагоглар өчен 2,3 мең вакансия урнаштырган.
Сораштыру нәтиҗәләре буенча, республикада яшәүчеләрнең 47 проценты балачакта укытучы булырга хыялланган. Нәтиҗәдә респондентларның 22 проценты үзләренең һөнәри эшчәнлекләрен педагогика белән бәйләгән, ә тагын 25 проценты, балачак хыялына карамастан, башка өлкәне сайлаган.
Укытучы һөнәреннән баш тартуның төп сәбәпләре арасында сораштыруда катнашучылар югары җаваплылык, балалар һәм студентлар белән эшләгәндә зур йөкләнеш, шулай ук хезмәт хакы дәрәҗәсен атаган.
Шул ук вакытта Татарстанда яшәүчеләрнең 97 проценты ясалма фәһем укытучыны алыштыра алмаячак, дип саный.
Респондентларның яртысыннан артыгы, 51 проценты, ясалма фәһем үсеше педагог ролен үзгәртер дип көтә. Алар фикеренчә, укытучы күбрәк остаз яки тьютор функцияләрен башкарачак, ә ясалма фәһем аның эш коралларының берсе булачак.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз