news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда укытучылар өчен яңа бүләкләр гамәлгә куелды

Укытучылар һәм остазлар елында Татарстанда Мәгариф һәм фән министрлыгының ведомство бүләкләре исемлеге киңәйтелгән. Яңа бүләкләрне исәпкә алып, ел саен республикада 4 меңнән артык педагогка бүләкләр тапшырылачак. Бу хакта Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Яшел Үзәндәге парламент комитеты утырышында хәбәр итте.

«Моңа кадәр расланганнарга өстәмә рәвештә түбәндәге төр бүләкләр гамәлгә куелды: «Татарстан мәгариф һәм фән өлкәсе отличнигы» билгесе, «Телләрне, мәдәниятләрне, традицияләрне саклау һәм үстерү өчен» күкрәк билгесе, «Яшь мөгаллим» күкрәк билгесе», - дип сөйләде спикер ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының һәм Марий Эл Дәүләт Җыенының социаль үсеш буенча комитетының уртак утырышында.

Ведомство бүләкләре педагогларны казанышларын тану формасы булып тора, бу укытучының абруен күтәрергә ярдәм итәчәк, дип ачыклык кертте Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы.

Һадиуллин искәрткәнчә, Татарстанда җиденче ел булачак укытучыларны әзерләүгә стипендиаль ярдәм проекты гамәлгә ашырыла. Хәзер анда 740тан артык студент катнаша, алар Казан федераль университында һәм Чаллы дәүләт педагогика университетында белем ала. «Шуларның 50 проценты күптелле белем бирү даирәсендә эшләү өчен программалар буенча белем ала», - дип билгеләп үтте ул.

Проектта катнашучылар ай саен 15 мең сум күләмендә стипендия ала. Югары уку йортын тәмамлаганнан соң мәктәптә биш ел эшлиләр. Өч ел эчендә әлеге проект буенча 294 укучы республика мәктәпләрендә эшкә урнаштырылган, диде министр.

Россия президенты Владимир Путин 2023 елны Укытучылар һәм остазлар елы дип игълан итте. Агымдагы елның миссиясе - педагогик хезмәткәрләрнең, шул исәптән остазлык эшчәнлеген башкаручыларның аерым статусын тану. Аның чаралары укытучы һөнәренең абруен күтәрүгә юнәлдереләчәк.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100