news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда «Укытучыга торак сертификаты» грантын алучылар саны артты

Быел «Укытучыга торак сертификаты» грантын алучылар саны 300 дән 350 гә кадәр артты. Тиешле карарны республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалады. Бу хакта «Республика Татарстан» газетасы материалларына таянып, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хәзер сайлап алуда элек торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип танылмаган һәм Татарстан территориясендә үз торак урыны, шул исәптән анда өлеше булмаган кешеләр генә катнаша ала.

«Укытучыга торак сертификаты»н бер генә тапкыр алырга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, грант 2026 елның 1 гыйнварыннан бирелә башлады. Аның суммасы 1 миллион сум тәшкил итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot