news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда “Укытучыны котла – 2009!” акциясе узды
Барлык открыткалар да адресатларына 5 октябрьдә – Укытучылар көнендә тапшырылды
Скопировать ссылку
(Казан, 9 октябрь, “Татар–информ”). Татарстан муниципаль берәмлекләрендә “Укытучыны котла – 2009!” акциясе төгәлләнде.
Акциянең максаты – хәйрия эшчәнлеге технологияләрен кулланып Халыкара укытучылар көне уңаеннан Татарстан Республикасы педагогларын котлау.
Акциягә Өлкән сыйныф укучылары советы, белем бирү учреждениеләрендә укучылардан формалаштырылган волонтерлар җәлеп ителде. Алар акция логотибы төшерелгән ачык футболкалар киеп шәһәр һәм авылларда, җәмәгать транспортында, сәүдә үзәкләрендә халыкка мәктәп укучылары тарафыннан эшләнгән открыткалар тутырырга тәкъдим итте.
Мисал өчен, Түбән Кама районында акция барышында – 9807, Алабуга районында 2,5 меңгә якын открытка таратылды. Акция нәтиҗәләре буенча котлау открыткалары Татарстанның 29 районына һәм Россия Федерациясенең 12 төбәгенә җибәрелде, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.
Барлык открыткалар да адресатларына 5 октябрьдә – Укытучылар көнендә тапшырылды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2