Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда укытучылар өчен “Гаиләнең сугыш хатирәсе” конкурсы башлана
Конкурс Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган
(Казан, 13 февраль, «Татар-информ», Алсу Гатауллина). Татарстанда “Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге” проекты кысаларында укытучылар өчен “Гаиләнең сугыш хатирәсе” конкурсы башлана. Конкурс Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган. Бу хакта бүген матбугат конференциясендә журналистларга «Татармультфильм» студиясе директоры Азат Ганиев һәм «Татармультфильм» баш режиссеры Сергей Киатров белдерде.
“Конкурс укытучылар өчен игълан ителгән. Бөек Ватан сугышында Җиңү темасы барлык халыкны берләштерә. Һәр гаиәләдә сугыш турында истәлекләр бар. Без гаилә сугыш хатирәсе елъязмасын булдырырырга телибез: сугыш вакытында гаиләдә ничек киенгәннәр, нәрсә ашаганнар, балалар нинди уеннар уйнаган. Безнең өчен сугыш вакыты турындагы барлык хатирәләр дә кадерле”, - дип сөйләде Азат Ганиев.
Хатирәләр билгеле максат белән җыела, дип белдерде ул. «Татармультфильм» «Халык мультфильмы» проектын эшләтеп җибәрде. Туфан Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” пьесасы буенча мультфильм ясау эшләре башланды. Мульфильмның бер өлеше Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына багышланган, чөнки Әлмәндәр һәм аның уллары да сугышта катнашкан.
“Безнең өчен дөреслек мөһим, без хатирәләрне мультфильмда кулланачакбыз, сюжетка сугыш тарихын кертәчәкбез”, - дип сөйләде директор.
Әлегә укытучыларга мәктәпләрдә “Гаиләнең сугыш хатирәсе” темасына ачык дәресләр үткәрергә, аларны видеога төшереп народныймультфильм.рф һәм «Культурный дневник первоклассника»сайтларына җибәрергә тәкъдим ителә.

Конкурс нәтиҗәләре буенча барлык катнашучылар да сертификат алачак. Иң яхшы ачык дәрес үткәрүчегә кыйммәтле бүләк тапшырылачак. Конкурста җиңүчеләр мультфильм титрларында күрсәтеләчәк. Конкурсның шартлары “Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге” сайтында урнаштырылачак. Моннан тыш, һәр теләүче “Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге” сайтына кереп, “Гаиләнең сугыш хатирәсе” бүлегендә үз хатирәләрен калдыра ала.
Сергей Киатров сөйләвенчә, сюжет буенча Әлмәндәр – 90 яшьлек карт. Ул Бөек Ватан сугышы башланганда чакырылыш яшендә булган. Сугыш вакытында үлем белән яшәү арасында калган вакытлары да булган. Болар барысы да мультфильмга керәчәк. Ул татар һәм рус телендә дә төшереләчәк.
Һәр теләүче “Әлдермештән Әлмәндәр” мультфильмын гамәлгә кую өчен акча күчерә ала, дип искәртте ул. Хәзер 226 кешедән 270 мең сум акча җыелган. Санкт-Петрбургта яшәүче татар гаиләсе 15 мең сум күчергән. Акча күчерүчеләр бонуслар – футболкалар һәм комикслар һ.б. истәлекле бүләкләр алачак. Иганәчеләр титрларда күрсәтеләчәк.
Мультфильмны гамәлгә кую өчен исә 5 млн сум таләп ителә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз