Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда «Укыйм. Яшим. Яратам» – яшьләр китабы атналыгы башланды
11 апрельгә кадәр Татарстанның 17 районында «Укыйм. Яшим. Яратам» – яшьләр китабы атналыгы уза. Программада китап своплары, иҗади остаханәләр, интеллектуаль һәм өстәл уеннар, экскурсияләр бар. Чараларны «Беренчеләр хәрәкәте»ндә катнашучы үсмерләр китапханәләр хезмәткәрләре белән берлектә уйлап чыгарган һәм оештыра, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га оешманың төбәк бүлекчәсе матбугат хезмәтендә.
«Балалар китап дирекциясе китапханәләр хезмәткәрләре белән берлектә республиканың 17 районында чаралар циклы эшләде. Аларның һәрберсе чараның үзе өчен иң кызыклы һәм үтемле форматын сайлады: кайберләре әдәби әсәрләргә яраклаштырылган өстәл уеннары уйнарга булды, икенчеләре – яшь авторларны тыңлаячак, калганнары – китап свопы оештыра, анда китаплар һәм мәктәп әсбаплары белән алмашып була. Иң мөһиме, чараларның мондый яшьләрчә форматы аркылы балалар һәм үсмерләр арасында китап уку күпкә популяррак була. Интерактив чаралар иҗади сәләтләрне үстерү һәм китап дөньясы белән танышу өчен искиткеч мәйданчык», – дип аңлаттылар матбугат хезмәтендә.
Чараларны уздыру көне, вакыты һәм урыны турында тулырак мәгълүматны кирәкле районның «Беренчеләр хәрәкәте» социаль челтәрләрендә белеп була.
Әлеге хәрәкәтне булдыру турында указны 2022 елның җәендә Россия Президенты Владимир Путин имзалады. «Беренчеләр хәрәкәте» Бөтенроссия оешмасының Татарстан бүлекчәсен республиканың элекке яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов җитәкләде. «Беренчеләр хәрәкәте» белән берлектә эшләячәк Республика координация советы булдыру турында указны 2023 елның 14 февралендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз