news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда укуны яңа тәмамлаучы медикларга 600дән артык вакансия тәкъдим иттеләр

Татарстан Республикасында эш бирүчеләр Казан дәүләт медицина университетын тәмамлаучыларга 600дән артык вакансия тәкъдим итте. Бу хакта «Татар-информ»га вузның матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Югары уку йортын тәмамлаучылар белән очрашулар территориаль принцип буенча уза, бу яңа табибларга үзләренең районнарындагы тәкъдимнәр һәм вакансияләр белән танышырга мөмкинлек бирә. Моннан тыш, потенциаль эш бирүчеләр белән берлектә алар алга таба эшкә урнашу турында сөйләшә.

«Быел Казан дәүләт медицина университеты специалитет программалары буенча 582 табиб һәм 44 бакалавр чыгара. Ординаторларның 90 проценттан артыгы белгечлек буенча эшкә урнаша, бу төбәктә яшь медикларга ихтыяҗ зур булуын күрсәтә», - дип билгеләп үтте КДМУ ректоры вазифаларын башкаручы Айрат Фәррахов.

Ул билгеләп үткәнчә, медицинада кадрлар проблемаларын хәл итүдә Казан медицина университеты илдә алдынгы позицияләрнең берсен алып тора.

news_right_1
news_right_2
news_bot