news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда укучы дуслары белән хоккей уйнаганнан соң үлгән, җинаять эше кузгатылган

Кичә Татарстанның Азнакай районы Актүбә бистәсендә 11 яшьлек малай вафат булды.

Ачыкланганча, малай фаҗига булганчы дуслары белән хоккей уйнаган. Уеннан соң өенә кайткач, ул әти-әнисенә начар хис итүенә зарланган, шуннан соң алар ашыгыч ярдәм чакыртканнар. Табиблар реанимация чаралары уздыра, әмма баланы коткарып кала алмыйлар.

«Саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot