Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда укучыларны мәктәп ишек төбендә ковидка тикшерү планлаштырылмый
«Бүген без әлегә ПЦР-тестлар турында сүз алып бармыйбыз, чөнки мәктәпләрдә иртәнге фильтр бик яхшы эшли», — диде мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина.
(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда укучыларны мәктәпкә кергәндә ковидка тикшерү планлаштырылмый.
Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина бу хакта Дәүләт Советы утырышында бирелгән сорауга җавабында әйтте.
«Бүген без әлегә ПЦР-тестлар турында сүз алып бармыйбыз, чөнки мәктәпләрдә иртәнге фильтр бик яхшы эшли. Көн саен дәресләргә байтак бала үткәрелми. Республика буенча бу 300-400 ләп бала булырга мөмкин», — диде Алсу Әсәдуллина.
Ул көзге каникулларда мәктәп яны лагерьлары эшләячәген әйтте. «Шимбә көнне сәламәтлек көне узачак. Без мәктәпләрне чистартып, биналарны җилләтеп, мәктәпне бер курыкмыйча йөрерлек территория итәргә тиешбез. Узган елда бөтен мәктәпләр, балалар бакчалары, көллиятләр бактерицид нурлашын белән җиһазландырылды. Инфекция мөмкин кадәр азрак таралсын өчен кулдан килгәннең барысын да эшлибез», — диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз