news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда укучыларның 84 проценты кайнар ризык белән тәэмин ителә

Узган ел кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәтнең Татарстандагы Идарәсе мәктәп укучыларын ризык белән тәэмин итүне оештыруны күзәтү астына алды

(Казан, 11 февраль, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Узган ел кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәтнең Татарстандагы Идарәсе мәктәп укучыларын ризык белән тәэмин итүне оештыруны күзәтү астына алды, дип хәбәр итте кичә ведомство башлыгы Виктор Морозов Идарәнең йомгаклау коллегиясе утырышында.
Аның сүзләренә караганда, 2008 елдан Татарстанда мәктәп укучыларын ризык белән тәэмин итүне камилләштерү буенча эксперимент тормышка ашырыла. Бу проект азык-төлек продуктларын әзерләү өчен технологик җиһазларны кулланылышка кертү, база ашханәләрен һәм укучыларга ризык әзерләү комбинатлары челтәрен үстерү максатын күздә тота. Казанда һәм Лаеш районында ризык әзерләү фабрикалары уңышлы эшләп тора. Анда яңа технологияләр кулланыла. Узган ел гомум белем бирү учреждениеләрендә кайнар ризык белән укучы балаларның 84 проценты тәэмин ителде. Шул ук вакытта иртәнге һәм төшке ашларның азык кыйммәте балалар организмының азыктагы кирәкле матдәләргә һәм энергиягә ихтыяҗын капламый. Балаларга ит, балык, сөт ризыклары, яшелчә, фруктлар җитеп бетми. Кайбер районнарда азык сыйфатының гигиена таләпләренә җавап бирмәве, ризык әзерләү технологиясен бозу очраклары күзәтелә. Авыл җирендә мәктәп ашханәләрен пешерелгән ризык белән үзәкләштерелгән тәэмин итү системасы җайга салынмаган. Әлеге проблемалар 2010 елда үз чишелешен көтә, диде Виктор Морозов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100