news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда укучыларның 70 проценты туган тел дәресендә өйрәнү өчен татар телен сайлаган

Ата-аналарның 30 проценты үз балаларына «Туган тел» предметы кысаларында рус телен өйрәтергә тели.

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан мәктәпләрендә туган тел дәресләрендә укучыларның 69 проценты – татар, 30 проценты рус телен өйрәнә. Ата-аналар үз балалары өчен шушы ике телне сайлаган, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәтеннән.

Ата-аналарның бер проценты үз балаларына туган тел дәресләрендә өйрәнү өчен чуваш, мари, удмурт, мордва һәм иврит телләрен сайлаган.

Туган телләрне өйрәнү өчен сәгатьләр саны республика мәктәпләренең уку планнары нигезендә бүленгән. «Мисал өчен, татар мәктәпләрендә туган телне өйрәнүгә күбрәк вакыт бирелә», - дип ачыклык кертте министрлык вәкиле.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100